Теләче Информ

Гөлназ Сәфәрова эфирдан китә

- Июль аенда гаилә белән Мисырның Хургада шәһәрендә ике атна ял итеп кайттык. Гадәттә, ун көнгә генә бара идек. Быел менә туйганчы ял иттек. Айданга 21 август көнне 4 яшь тулачак. Ул үзенең туган көнен бик ярата. Торттагы шәмнәрне ун тапкыр өреп сүндерә. Алла боерса, шул көнне көндез башта Коръән...

- Июль аенда гаилә белән Мисырның Хургада шәһәрендә ике атна ял итеп кайттык. Гадәттә, ун көнгә генә бара идек. Быел менә туйганчы ял иттек. Айданга 21 август көнне 4 яшь тулачак. Ул үзенең туган көнен бик ярата. Торттагы шәмнәрне ун тапкыр өреп сүндерә. Алла боерса, шул көнне көндез башта Коръән ашы укытып алырга телим. Кич белән инде якыннар белән генә туган көнне бәйрәм итеп алырга исәп.
Сентябрь аеннан мин «Татар радиосы» эфирын­нан китәчәкмен. Бөтенләйгә түгел, әлбәттә. Әмма иртәнге һәм көндезге тапшыруларда Гөлназ Сәфәрованы ишетеп булмаячак. Яңа сезоннан мин бары тик үземнең авторлык программам белән генә эфирда калырга булдым. Җитәкчелек белән киңәшләштек, хәл иттек. Алла боерса, үземнең программам булачак. Тапшыруга министрларны, җәмәгать эшлеклеләрен, төрле өлкә белгечләрен чакырачакбыз. Аның әлегә «рабочий» исеме генә бар, - дип, яңалыкны беренче безнең белән уртаклашты Гөлназ.


Ландыш КӘБИРОВА "Шәһри Казан"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: