Горький тимер юлы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Түбән Новгород, Киров, Ижау, Казан-1, Казан-2, Владимир, Яңавыл, Канаш, Котельнич станцияләрендә шушы көннәрдә медпунктлар урнаштырылачак. Әгәр дә пассажирның авырганлыгы ачыкланса, медиклар аны хастаханәгә озатачак. Бу очракта пассажирның билетына кассада тиешле штапм сугылачак. Терелгәч, пассажир әлеге билет белән юлын дәвам итә алачак.