- Йогышлы кискен тын юлы сезонлы авырулар һәм грипп белән чирләү очраклары арту сәбәпле, "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларында Россия территориясенә керүче гражданнарның сәламәтлегенә карата игътибар көчәйтелде, - дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе матбугат хезмәте. - Әлеге көчәйтелгән чара авыру таралган илләрдән килүчеләр арасында Зика бизгәге белән авыру очраклары булу-булмавын ачыклау өчен дә мөһим.
Идарә тармагыннан кисәтүләренчә, Зика бизгәге дөньяның 27 илендә Төньяк Америка, Көньяк Америка һәм Азиат Тын океан төбәкләрендә теркәлгән.