Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Гыйнвар аеннан бурычлыларның машина йөртү таныклыкларын алып кала башлаячаклар

Дәүләт Думасы узган сишәмбедә өченче укылышта юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, яки алиментларын түләмәгән өчен 10000 сумнан артык бурычлары җыелган кешеләрнең машина йөртү таныклыкларын алып калырга рөхсәт итүче канун кабул итте. Әлеге закон буенча, шул күләмдә яки күбрәк бурычлары булган кешеләрнең машина, җиңел моторлы самолет, яхта, квадроцикл йөртү таныклыкларын суд...

Дәүләт Думасы узган сишәмбедә өченче укылышта юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, яки алиментларын түләмәгән өчен 10000 сумнан артык бурычлары җыелган кешеләрнең машина йөртү таныклыкларын алып калырга рөхсәт итүче канун кабул итте.

Әлеге закон буенча, шул күләмдә яки күбрәк бурычлары булган кешеләрнең машина, җиңел моторлы самолет, яхта, квадроцикл йөртү таныклыкларын суд карары нигезендә алачаклар.

Канун шулай ук кеше сәламәтлегенә зыян китергән өчен компенсация акчаларын түләми йөрүчеләргә дә кагыла.

Кайбер очракларда әлеге канун эшләмәчәк. Мәсәлән, әгәр бурычлы кешенең таныклыгын алу аны бердән-бер яшәү чыганагыннан мәхрүм итә торган булса, яки ул инвалид булса, яки аның карамагында 1, 2 группалы инвалид яки инвалид-бала булса, шулай ук таныклыкка тимәячәкләр.

Закон буенча, таныклык хуҗасына ул бурычларын түләп бетергәч үк кире кайтарылачак. Закон үз көченә 2016 елның 15 гыйнварында керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X