Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Хаҗга велосипедта барган Татарстан егетләре турында фильм күрсәтелде

Казанда XIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале дәвам итә. Бүген "Родина" кинотеатрында кинорежиссер, сценарист Ренат Хәбибуллинның "Велохаҗ . Гадәти булмаган сәяхәт" дигән документаль фильмы тәкъдим ителде. Фильмның геройлары: мөәзин Булат Насыйбуллин, эшмәкәр Марат Фәйзиев 2016 елда изге сәфәр - хаҗга велосипедта барган иде. Документаль картинада татар егетләренең күп төрле юл...

Казанда XIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале дәвам итә. Бүген "Родина" кинотеатрында кинорежиссер, сценарист Ренат Хәбибуллинның "Велохаҗ . Гадәти булмаган сәяхәт" дигән документаль фильмы тәкъдим ителде.

Фильмның геройлары: мөәзин Булат Насыйбуллин, эшмәкәр Марат Фәйзиев 2016 елда изге сәфәр - хаҗга велосипедта барган иде. Документаль картинада татар егетләренең күп төрле юл газаплары аша Мәккәгә барулары бәян ителә. Мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына кертелгән бу документаль картинаның режисеры Ренат Хәбибуллин үзе дә хаҗга велосипедта баручылар төркемендә булган. "Кызганыч, мин Булат белән бара алмадым, - ди Ренат Хәбибуллин. - Әмма егетләр белән сәфәр вакытында аралашып тордык. Алар миңа төшергән видеоларын җибәреп барды. Фильмны инглиз теленә дә тәрҗемә ителде. Аны башка кинофорумнарга да тәкъдим итәчәкбез".

"Велохаҗ. Гадәти булмаган сәяхәт"не тамашачы җылы кабул итте. Кыска метражлы документаль фильмнар арасында иң уңышлысы диючеләр дә булды. Егетләргә рәхмәт әйтеп, уңышлар да теләделәр.
"Юлыбызда очраган авырлыкларны җиңәргә Аллаһы Тәгалә ярдәм итте, ди велохаҗ җитәкчесе Булат Насыйбуллин. - Иң кыен мизгелләрдә кулымны күккә күтәреп Аңарга ялвардым. Аллага шөкер кечкенәдән хыялланган гамәлемне башкарып чыктым. Дусларыма да рәхмәт".
Булатның юлдашы Марат Фәйзиев велосипедта хаҗга бару өчен "Мерседес"ын саткан. "Ислам диненә килгәч, эшләрем көйле бара башлады. Хаҗдан каткач, тормыш кордым, өйләндем. Кабат "Мерседес" алырга җыенам менә", - ди шаяртты эшмәкәр егет.
Исегезгә төшереп узабыз, Татарстан режиссерлары фильмнары "Кыска метражлы уен фильмы ("Представь" - Илшат Рәхимбай), "Документаль кыска метражлы фильм" ("Велохаҗ. Гадәти булмаган сәяхәт" - Ренат Хәбибуллин) һәм " Яшь Россия " ("Кыскарту" - Байбулат Батуллин) конкурс номинацияләренә кергән. Татарстан Республикасында төшергән тагын ун төрле жанрлы фильм "Милли секция " дигән яңа конкурс номинациясендә тәкъдим ителеп, фестиваль бүләкләре өчен көрәшә.
Кинофорум программасына дөньяның 27 иленнән 60 фильм кергән. Сергей Лаврентьев (Мәскәү) рәислегендәге сайлап алу комиссиясе составында кино белгечләре Иван Форгач (Венгрия), Сергей Анашкин (Екатеринбург) һәм Адилә Хәйбуллина (Казан). Экспертлар фикеренчә, барлык конкурс фильмнары, кинофестиваль тематикасына туры килеп, "Мәдәниятләр диалогы аша диалоглар мәдәниятенә" девизын чагылдыра.
Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев