Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Хәбәрсез югалган гаиләнең язмышы билгеле булды: машиналары белән батып үлгәннәр

Башкортстанда хәбәрсез югалган гаиләнең Таналык елгасында батып үлгәне ачыкланды. Хәйбулла районы Акъяр авылының Яңа урамында яшәгән хәбәрсез югалган гаилә турында язган идек инде.17 нче июльдә ике яшьлек уллары Радмирны алып,1980 елгы Ильяс Надыргулов, аның хәләл җефете 1988 елгы Рәзинә Надыргулова өйләреннән "Шевроле Ланос" автомобилендә билгесез юнәлештә чыгып киткән. Эчке эшләр...

Башкортстанда хәбәрсез югалган гаиләнең Таналык елгасында батып үлгәне ачыкланды. Хәйбулла районы Акъяр авылының Яңа урамында яшәгән хәбәрсез югалган гаилә турында язган идек инде.17 нче июльдә ике яшьлек уллары Радмирны алып,1980 елгы Ильяс Надыргулов, аның хәләл җефете 1988 елгы Рәзинә Надыргулова өйләреннән "Шевроле Ланос" автомобилендә билгесез юнәлештә чыгып киткән.

Эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәсе атна буе диярлек эзсез юкка чыккан гаиләне эзләгән.

Тикшерүчеләр машинада вакытта гаилә сулыкка килеп төшкән дип фаразлый. Мөгаен, көтелмәгән хәл булгач, кешеләр суга тончыгып, автомобильдән чыгып котыла алмый. Ике көннән туганнарының телефоннары сүнгәнен абайлап алган якыннары борчыла башлый.

Гаиләнең кечкенә баланы үзләре белән алып, 5 яшьтән 8 яшькә кадәр олырак 4 баланы өйдә калдырып, табигатькә ял итәргә беренче тапкыр гына чыгуы булмый. Шулай да, элегрәк алар берәр тәүлек ял иткәннән соң кайта торган булган. Хокук саклаучылар һәм волонтерлар югалган гаиләне эзләп, Яңа Зирган авылыннан ерак түгел һәм үз авылларыннан 11 километр ераклыкта сусаклагыч төбендә үле гәүдәләр белән суга баткан машинаны табып ала. Ир белән хатын пляж урынында ялга туктап, машинада кунып калырга уйлаганнардыр, дигән фараз бар. Әмма төнлә автомобиль югарыдан елгага ук килеп төшә һәм кешеләр аннан чыгарга өлгермәгән.

Башкортстан Республикасы тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, һәлак булучыларның тәнендә җәрәхәтләр күренми, маншинадагы тәрәзәләр ябык булган, вафатларының якынча сәбәбе - батып үлү.

Машинаны ярга чыгаргач, кул тормозы күтәрелмәгәне, ә тизлек күчергеч нейтраль торышта булуы ачыкланган. Хәер, тизлекне "нейтралка"га куеп, ручникны күтәрергә оныту - тәҗрибәсез йөртүчеләрнең гадәти хатасы. Тик торган машина да мондый очракта аска тәгәрәргә мөмкин. Мөгаен, машинада йокларга җыенгач, Ильяс Надыргулов тормозны күтәрергә оныткан булса кирәк. Ир белән хатынның тагын 4 баласы ятим калып, балалар һәм дәвалау учреждениеләренә урнаштырылган.

Фото: соцчелтәрләр

ИнтерТат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X