Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Хөкүмәт минималь хезмәт хакын арттыруны җәйгә калдырырга җыена

Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакы күләмен арттыруны 1 июльгә кадәр кичектерергә җыена. Шул ук вакытта артыру күләме 5,2 проценттан 4 процентка кадәр киметелә, дип хәбәр итә РБК Министрлар Кабинеты материалларына сылтама белән. Басма мәгълүматларына караганда, әлеге башлангычны Хөкүмәтнең закон чыгару комиссиясе хуплаган. Шул рәвешле, минималь хезмәт хакы күләме 7800 сум...

Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакы күләмен арттыруны 1 июльгә кадәр кичектерергә җыена. Шул ук вакытта артыру күләме 5,2 проценттан 4 процентка кадәр киметелә, дип хәбәр итә РБК Министрлар Кабинеты материалларына сылтама белән.

Басма мәгълүматларына караганда, әлеге башлангычны Хөкүмәтнең закон чыгару комиссиясе хуплаган. Шул рәвешле, минималь хезмәт хакы күләме 7800 сум тәшкил итәчәк. Бу алдан планлаштырылганнан күләмнән 90 сумга азрак. Бу чара кече бизнеска ярдәм йөзеннән кертелә, дип хәбәр ителгән.

Искәртәбез: РФ Президенты Владимир Путин июнь аенда минималь хезмәт хакы күләмен 21 процентка - 7,5 мең сумга кадәр арттыру турындагы законны имзалады. Барлыгы 1 млн хезмәткәрнең эш хакы күтәрелде, аларның 87 проценты дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә мәшгуль.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X