Теләче Информ

Һәлакәткә очраган Robinson-66 вертолеты калдыклары табылган

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). 2017 елның 12 февралендә Мәскәү вакыты белән 20 сәгать тирәсендә Таулы Алтай Республикасының Турочак аймак районында Robinson-66 вертолеты hәлакәткә очраган иде. 68 кешедән торган коткаручылар группасы Яйлю поселогында hава торышының яхшырганын көтәргә мәҗбүр, дип хәбәр итә ТАСС мәгълүмат агентлыгы. Көчле җил hәм томан коткару эшләрен башларга...

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). 2017 елның 12 февралендә Мәскәү вакыты белән 20 сәгать тирәсендә Таулы Алтай Республикасының Турочак аймак районында Robinson-66 вертолеты hәлакәткә очраган иде. 68 кешедән торган коткаручылар группасы Яйлю поселогында hава торышының яхшырганын көтәргә мәҗбүр, дип хәбәр итә ТАСС мәгълүмат агентлыгы. Көчле җил hәм томан коткару эшләрен башларга ирек бирми. Тикшерү комитеты әлеге hәлакәт буенча җинаять эше кузгаткан. Вертолетның калдыклары кайда төшкәне инде ачыкланган. Көн ачылгач та, коткаручылар эшкә керешәчәк.

Реклама

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, вертолет бортында 5 кеше булган. Республика хөкүмәтенең элекке вице-премьеры Анатолий Банных, аның хатыны, тагын ике кеше. Штурвал артында - пилот Дмитрий Ракитский.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: