Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Хозур-ТВ Ислам телеканалы март аенда эшли башлый

Март аенда Татарстанда беренче "Хозур -ТВ" Ислам каналы үз эшен башлап җибәрәчәк. Тәүлек буе ике телдә эшли торган канал үз эшчәнлеген өч юнәлештә алып барырга җыена. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин хәбәр итте. "Белгәнегезчә, тест режимында интернетта тапшырулар алып барыла...

Март аенда Татарстанда беренче "Хозур -ТВ" Ислам каналы үз эшен башлап җибәрәчәк. Тәүлек буе ике телдә эшли торган канал үз эшчәнлеген өч юнәлештә алып барырга җыена. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин хәбәр итте.

"Белгәнегезчә, тест режимында интернетта тапшырулар алып барыла иде инде, - ди Ришат Хәмидуллин. - Мөселман каналын күпләр көтә, ләкин бу - катлаулы проект. Радионы ачканда, эшебез авыр, дип уйлаган идек. Ләкин телевидение күпкә җитди һәм катлаулырак килеп чыкты.

Үзенчәлекле проект. Иң авыры - тиешле контент булдыру. Юридик һәм техник проблемаларны хәл иттек инде. Тапшырулар буенча әзерлек бара, кадрлар барланды, талантлы, белемле белгечләр тупланды. Канал ачу эшендә дин кардәшләребезнең дә ярдәмен тоябыз.

Мөселман телевидениесендә өч юнәлештә эшчәнлекне җәелдерергә ниятлибез. Беренчесе - мәгърифәтчелек буенча. Монда исламның асылын күрсәтү, дин галимнәре, аларның хезмәтләре белән таныштыру һ.б. булачак. Икенче юнәлеш - экстремизмга каршы тапшырулар һәм роликлар әзерләү. Өченчесе - ватанпәвәрлек хисләре тәрбияли алырдай сюжетлар тәкъдим итеп бару.

Казанда уздырыла торган Мөселман киносы фестивале белән дә хезмәттәшлек итү планы бар. Тәүлек буе ике телдә эшләячәк каналдан нәфис фильмнар карарга мөмкин булачак".

Исегезгә төшереп узабыз, Казанда мөселман каналын булдыру мәсьәләсе Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп сайлангач кузгатылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X