Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Иң симез песиләрнең берсен диетага утыртканнар

Интернетта Бронсон кушаматлы бик симез песигә багышланган Инстаграм бите популярлаша бара.

Хәзерге вакытта аны 70 меңнән артык кеше укый.

Хайванның хуҗалары Майк Уилсон һәм Меган Ханнеман песине приюттан алулары турында сөйли. Алар хайванны элекке хуҗалары дөрес ашатмаган дип уйлаганнар һәм аңа ябыгырга булыша башлаганнар. Бу хакта Инстаграм битендә нәтиҗәләр белән уртаклашып язып баралар. Әлеге гаилә йорт хайваннарына актив булып калырга булышучы җиһаз ясау белән шөгыльләнә, аны Бронсонда сынап карыйлар.

Песине диетага утыртканнар: ул көненә 400 дән артык калорий ала. Соңгы тапкыр ветеринарда тикшерелгәндә ул 15 килограммлап авырлыкта булган.

2018 елның май аенда Бөекбританиядә симез йорт хайваннары арасында ябыгу буенча конкурс старт алган. Катнашучылар арасында җиде эт, биш песи һәм бер күсе бар, аларның гомуми авырлыгы 200 килограммнан артып китә. Ветеринарлар әлеге хайваннарны алты айлык катгый диетага күчерә һәм даими рәвештә тренировкалар үткәрә. Һәр хайван өчен аерым туклану һәм тренировка программасы эшләнә.

Фото: скриншот инстаграм

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев