Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Идел буе федераль округында бизнес белән мәшгульләр саны буенча Татарстан беренче

Агымдагы елның алты ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округында кече һәм урта бизнес белән мәшгульләр саны буенча беренче урынны алган. Бу өлкәдә 384,2 мең кеше эшли, дип хәбәр итә Росстат. Бер ел элек бу сан 380,8 мең кеше тәшкил итә иде. Икенче урында Түбән Новгород өлкәсе, биредә кече...

Агымдагы елның алты ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округында кече һәм урта бизнес белән мәшгульләр саны буенча беренче урынны алган. Бу өлкәдә 384,2 мең кеше эшли, дип хәбәр итә Росстат.

Бер ел элек бу сан 380,8 мең кеше тәшкил итә иде. Икенче урында Түбән Новгород өлкәсе, биредә кече һәм урта бизнеста эш урыннары саны үзгәрмәгән диярлек - 377 мең кеше (узган ел 375,7).

Идел буе федераль округында кече һәм урта бизнеста барлыгы 2,59 млн кеше эшли, бу узган елгыдан 1,9 процентка азрак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев