Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Иделдә су биеклегенең куркыныч булу-булмавын ачыклаганнар

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр җиткерде. Кичә, 24 апрельдә, Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 24 очрагы теркәлгән. Иделдә суның биеклеге 53,70 метр тәшкил...

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр җиткерде.

Кичә, 24 апрельдә, Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 24 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,70 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 55,83 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 51 рейс башкарылган: һава юлы буйлап башкаладан 2357 пассажир озатылган, шәһәргә 2090 кеше килгән

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев