Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Иделдә яна торган катердан балалы яшь гаиләне

Росгвардия гаскәрләренең Татарстан буенча ведомстводан тыш сакчылык идарәсе (Росгвардия) яна торган катердан балалы яшь гаиләне коткарган. Үткән шимбәдә Росгвардиянең моторлы полк экипажы Идел елгасында патрульдә булган.

Татар-информ” язуынча, лар Идел елгасында елга порты тирәсендә ярдан бер чакрым ераклыкта хәрәкәтсез торган кечкенә судноны күреп алган. Катердагы кешеләр кулларын болгап, ярдәмгә чакырган. Катерның арткы өлешендә ялкын телләре күренгән.
 
Казан росгвардиячеләре ярдәмгә ашыккан. Беренче эш итеп алар ир-ат белән хатын-кызга һәм аларның балигъ булмаган балаларына зыян килмәүне ачыклаган. Аннан соң янгынны сүндергәннәр. Яшь гаиләне ярга чыгарып, зыян килгән катерны көймәләр станциясенә тарттырып илтеп куйганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев