Теләче Информ

Игътибар, Татарстанда якын арада һава торышының бозылуы ихтимал

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү белән чыкты. Бүген, 17 июньдә 17:00 сәгатьтән - 18 июньнең 18:00 сәгатенә кадәрге аралыкта республикада һава торышының көйсезләнү ихтималы бар. Синоптиклар фаразлавынча, 17 июнь кичендә, төнлә һәм иртәгә көндез Татарстанда яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында көньяктан искән җил секундына 15-20 метрга...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү белән чыкты.

Бүген, 17 июньдә 17:00 сәгатьтән - 18 июньнең 18:00 сәгатенә кадәрге аралыкта республикада һава торышының көйсезләнү ихтималы бар. Синоптиклар фаразлавынча, 17 июнь кичендә, төнлә һәм иртәгә көндез Татарстанда яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында көньяктан искән җил секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин.

18 июнь иртәсендә һәм көндез көчле яңгыр явуы көтелә.

Реклама

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: