Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

И.Һидиятов: Мәктәп директорларының бурычы – туган телләрне укытуда тиешле шартлар тудыру

Туган телләрне өйрәтүдә төрледән-төрле технологияләр һәм укыту әсбаплары балаларда кызыксыну уята ала, дип искәртте Казан Мәгариф идарәсе башлыгы.

Мәктәп һәм балалар бакчалары директорларының бурычы – туган телләрне укытуда тиешле шартлар тудыру һәм педагоглар эшен оештыру. Бүген Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов «Казан мәгариф идарәсе – яңа мөмкинлекләр һәм иҗтимагый диалог өчен киңлек» дип исемләнгән мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсе утырышында шул хакта хәбәр итте.

Докладчы искәрткәнчә, июль ахырында кабул ителгән федераль закон нигезендә, туган тел укыту планының мәҗбүри өлешенә кертелгән. «Барлык белем бирү оешмаларында да туган телләрне өйрәнү хокукын гамәлгә ашыруда дәүләт гарантияләренең үтәлешен тәэмин итәргә кирәк», - дип билгеләп үтте ул.

«Милли мәгарифне саклау һәм үстерүдә нәтиҗәле тел сәясәтен гамәлгә ашыру – белем бирү оешмалары җитәкчеләре алдында торган мөһим бурыч», - дип өстәде Һидиятов.

 

Ул билгеләп үткәнчә, балалар бакчаларында туган телләрне өйрәтү, ата-аналар фикерен исәпкә алып, белем бирү оешмасының статусы нигезендә оештырылырга тиеш.

Казан Мәгариф идарәсе башлыгы сүзләренчә, бүгенге көндә балаларда туган телләрне өйрәтүгә карата кызыксыну уята торган төрледән-төрле технологияләр һәм укыту әсбаплары бар. «Мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренең бурычы – тиешле шартлар тудыру һәм педагоглар эшен тиешле дәрәҗәдә оештыру», - дип сүзен йомгаклады ул.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев