Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Икмәк валчыгы өчен чәнчеп үтергән

Түбән Кама суды иптәшен чәнчеп үтергән 67 яшьлек Иван Андроновка хөкем карары чыгарган, дип хәбәр итә "Эфир" телеканалы. Ир 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Ике ир дә спиртлы эчемлекләр кулланырга яраткан. Бервакыт бергә эчеп утырганда алар ызгыша башлаганнар. Андронов сүзләренә караганда, идәнгә ипи валчыгын койган өчен шешәдәшенең бик каты ачуы...

Түбән Кама суды иптәшен чәнчеп үтергән 67 яшьлек Иван Андроновка хөкем карары чыгарган, дип хәбәр итә "Эфир" телеканалы. Ир 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Ике ир дә спиртлы эчемлекләр кулланырга яраткан. Бервакыт бергә эчеп утырганда алар ызгыша башлаганнар. Андронов сүзләренә караганда, идәнгә ипи валчыгын койган өчен шешәдәшенең бик каты ачуы чыгып, аңа сугып җибәргән. Андронов пычак яткан өстәл өстенә егылган һәм шул пычакны алып, иптәшен чәнчегән. Тегесе диванга ауган һәм Андроновтан тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртуын үтенгән. Ләкин җинаятьче табибларны чакырмаган, чөнки полициягә хәбәр итәрләр дә, төрмәгә утыртырлар дип курыккан. Киресенчә, кабат шул ук пычагын кулына алып, диванда яткан иптәше янына килгән һәм аны чәнчеп үтергән.

Әлеге җинаять 2017 елның 23 октябрендә кылына. Ә ирнең үле гәүдәсен бер атна узгач кына табып алалар. Җинаять корбаны үзе дә күптән түгел генә кеше үтергән өчен 9 ел төрмәдә утырып чыккан булган.

"Җәмгыятьтә сезнең кебек "провокатор"лар булганда, безнең кебек тәртипле, лаеклы, намуслы кешеләргә моннан чыкмасак яхшырак", - дип белдергән Андронов судта. Шулай итеп җинаятьче 13 елга каты режимлы колониягә хөкем ителгән. 67 яшьлек ир өчен бу - гомерлеккә дигән сүз.

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев