Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Илдар - «Бандит» хуҗасы

Сабантуй лотереясында быел иң зур бүләк - «Бандит» маркалы мотоцикл куелган иде. Ул район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә эшләүче фельдшер Илдар Сабировка насыйп булган. Иң зур бүләк отучының үзе белән дә сөйләштек.

- Элегрәк мондый уеннарга ышанмый идем. Ел саен ала идем лотереяны әмма берни дә чыкмый иде. Яшермим, гадел уйнатылмый дигән фикерем дә бар иде. Быел шундый бүләк отканымны белгәч фикерем үзгәрде. Рәхмәт оештыручыларга.
- Моңа кадәр бүләк отканыгыз бар идеме?
- Бер ун ел элек, "Комсомольская правда" газетасы язылучылары арасында бүләк уйнатканнар иде. Шунда төсле фотоаппарат оттым. Шуннан бирле башка лотереялар белән мавыкканым булмады.
- Сезне гел җәяү күрәбез, бер дә машинага утырганыгыз юкмы? Бәлки хәзер бүләк-мотоциклга утырып йөрерсез?
- Сәламәтлекнең нигезе - хәрәкәттә. Шуңа күрә җәяү йөрүне кулайрак күрәм. Машина йөртү таныклыгым бар, әмма автомобильне кирәксенмим. Ә бүләккә килгәндә, вакыт күрсәтер, бәлки шуңа утырып йөрермен дә.
Сабантуй бәйрәме алдыннан һәр елны лотерея сату оештырыла. Район Сабантуенда уйнатылачак әлеге уенны берәүләр яратып кабул итсә, икенчеләре, барыбер берни чыкмый, дип лотереяны алмауны хуп күрә. Бәйрәм үткәч, отышлы билетларның номерларын белергә теләп редакциябезгә шалтыратучылар бихисап. Азарт, җиңүгә ышану дигән әйбер югары. Шәхсән үземә андый уеннарда бер тапкыр да бәхет елмайганы юк. Ә коллективыбызда ел саен беребезгә булса да бәхет елмаеп куя. Ә сез лотореяда бүләк отканыгыз бармы? Гомумән "күктән яуган бәхеткә" ничек карыйсыз?
Светлана Вәлиева, Теләче.
- Үземә андый бәхет елмаймый. Әмма бер туганыбыз белән булган хәлне әйтеп китәм. Ул киоскта газеталар сата иде. 90нчы елларда әйбер алгач, калган тиеннәргә ни дә булса биреп җибәрү гадәте бар иде. Бу апабыз да бер абзыйга калган "сдача"га лотерея билеты алырга тәгъдим иткән. Алмыйм, дип катгый рәвештә ризасызлык белдерсә дә, ахырдан билетны алып китеп, соңрак аның Волга машинасы отканлыгы билгеле була. Чәчәк һәм конфетлар тотып туганыбызга рәхмәт тә белдерергә онытмаган әле ул.
Энҗе Гайнетдинова, Теләче.
- Соңгы елларда гына лотереялар алган юк. Әмма район Сабантуенда оештырылган лотереяларда телевизор һәм сандык отканыбыз булды. Шул сандык белән кияүгә дә чыктым әле. Ул әле дә исән. Шунысы кызык, мин эштә лотереяның иң соңгысын ала идем һәм уңыш елмая иде.
Лилия Шәйхиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X