Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Илдар Халиков “Корея – Татарстан” ассоциациясе җитәкчесе Су-Мен Ким белән очрашты

Без Татарстан Республикасының, Мәскәү һәм илнең тагын берничә төбәге белән беррәттән, Кореянең стратегик партнеры булуы белән горурланабыз. Бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Корея - Татарстан" ассоциациясе җитәкчесе Су-Мен Ким белән очрашуда белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Татарстан Премьер-министры Россия белән Корея арасында...

Без Татарстан Республикасының, Мәскәү һәм илнең тагын берничә төбәге белән беррәттән, Кореянең стратегик партнеры булуы белән горурланабыз. Бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Корея - Татарстан" ассоциациясе җитәкчесе Су-Мен Ким белән очрашуда белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.


Татарстан Премьер-министры Россия белән Корея арасында тыгыз мөнәсәбәтләр урнашуын ассызыклады. Безнең илләр президентларының 1990 елдан бирле 24 тапкыр очрашуы шул хакта сөйли, ә 2014 елның 1 гыйнварыннан Россия гражданнары өчен визасыз режим кертелү дә безнең илләрнең дустанә мөнәсәбәтләрен күрсәтә, диде ул.

"Бүген Татарстан белән Корея арасында тыгыз мәдәни элемтәләр урнашкан", - дип ассызыклады Илдар Халиков. Ул Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестрының Кореягә турларын оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Илдар Халиков шулай ук Татарстан Халыклар дуслыгы йортында оештырылган күргәзмә өчен дә рәхмәт әйтте, күргәзмә тантаналы төстә 21 ноябрьдә ачылган иде, анда Көньяк Корея рәссамнары Ли Енг Ран һәм Канг Янг Им эшләре күрсәтелә.

Илдар Халиков кыскача республиканың икътисади мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Россиянең зур индустриаль үсеш алган сәнәгать төбәкләренең берсе, нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелеше кебек тармаклары үсеш алган, моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илдә икенче урында тора.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев