Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Илдус Заһидуллин, милләтне дөрес итеп күрсәтеп, сәясәткә өлеш кертергә өндәде

Тарихчы Илдус Заһидуллин җанисәп вакытында иң мөһим нәрсәләр дип, кешенең үзаңын һәм гражданлык позициясен атады.

«Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Таяну ноктасы» тапшыруында 1897 елгы җанисәп турында сөйләштеләр. Тарих фәннәре кандидаты Илдус Заһидуллин җанисәпнең сәясәткә тәэсир итә торган фактор булуын билгеләп үтте һәм милләтне дөрес итеп күрсәтергә өндәде.

«Җанисәптә иң мөһиме — кешенең үзаңы һәм гражданлык позициясе. Хәзерге көндә җанисәп — ул сәясәткә тәэсир итә торган фактор. Кеше үзенең милләтен үзе теләгәнчә яздырса, ул сәясәткә үз өлешен кертә дигән сүз», — диде Илдус Заһидуллин.

Тарихчы Дамир Исхаков исә, элеккеге документларга таянганчы, аларны башта анализларга кирәк дип әйтте.

«Һәрбер җанисәп материалларына анализ ясарга кирәк. Анализ юк икән, аларны автоматик рәвештә кулланып та булмый. Һәрбер җанисәпнең артында үз проблемалары була. Тел ягыннан да, төрле төркемнәргә бүлү ягыннан да. Аны гади кеше автоматик рәвештә куллана алмый, ул дөрес булмаячак», — диде ул.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев