Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Илназ Гариповның машинасына һөҗүм иткәннәр!

Яңа ел алдыннан һәм шушы атнада Казанда җырчы Илназ Гариповның машинасына билгесез затлар һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә Lexus RX330 машинасының тәрәзәләре һәм фаралары ватылган. Илназның үзе белән сөйләшеп булмады, кызганыч. Шуңа күрә җырчының продюсеры Илфак Шиһапов белән эләмтәгә кердек. - Илназ белән 4-5 ай тирәсе бергә эшлибез. Зур концерт тамашасы башлангач...

Яңа ел алдыннан һәм шушы атнада Казанда җырчы Илназ Гариповның машинасына билгесез затлар һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә Lexus RX330 машинасының тәрәзәләре һәм фаралары ватылган. Илназның үзе белән сөйләшеп булмады, кызганыч. Шуңа күрә җырчының продюсеры Илфак Шиһапов белән эләмтәгә кердек.

- Илназ белән 4-5 ай тирәсе бергә эшлибез. Зур концерт тамашасы башлангач кына шушы күңелсезлекләр килеп чыкты. Беренче тапкыр - машинаның тәрәзәләрен, икенчесендә фараларын ватканнар. Тагын берсендә кырып киткәннәр. Боларның барысы да сишәмбе көнендә булды. Һөҗүм итүнең бер очрагында да машина Илназ яши торган йорт ишегалдында тормады. Кемгәдер комачаулый торган урынга куелмады. Бер чокырга 3 бомба төшми, диләр, шуңа күрә бу хәл бик сәер тоела миңа. Илназ, яшь кеше буларак, артык борчылмаса да, шәхсән үзем кайгырып торам, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Илфак Шиһапов.

Аның сүзләренчә, машинадан регистратор куелган радар-детекторны урлаганнар. Әллә ни әйбере юкка чыкмаса да, машина кыйбатлы һәм аны ремонтлау арзан түгел. Әйтик, бер фараны алмаштыру 35 мең сумга төшкән. Һөҗүм итүчеләрнең максаты әлегә билгесез. Илназның, Илфак Шиһапов әйтүенчә, дошманнары юк, беркем белән дә сүзгә килмәгән. Аннан соң һәммә кеше белә, Илназ - бик йомшак күңелле, һәркемгә ачык йөзле. Шулай да бу хәлләрне кылган затлар ачыкланыр һәм тиешле җәзасын алыр, дип ышанасы килә. Илназ Гариповка исә мондый хәлләр башка кабатланмасын, сакланып йөрсен дигән теләктә калабыз.

Эльвира Шакирова
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X