Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Илсур Метшин 2018 елның июнь-июль нәтиҗәләре буенча мэрлар милли рейтингын җитәкләде

Казан Мэры Илсур Метшин 2018 елның июнь-июль нәтиҗәләре буенча мэрлар милли рейтингын җитәкләде. Төбәкләр башкалалары һәм Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре мэрларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренүне РФ Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты белән бергә “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге әзерләгән.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында ДЧ-2018 уңышлы үткән. Нәкъ менә Казанга алар мундиальне уздыру буенча беренчелекне бирә. Сингапурда узган Бөтендөнья шәһәрләр саммитында Казанга Ли Куан Ю премиясе тапшыруны икенче мөһим вакыйга булып таныганнар.

Уңай бәяләр шулай ук ТР башкаласының бер районында чүпне аерып җыю буенча гамәлгә ашырылган проект алган. Экспертлар Түбән Кабан күленең яңартылган яр буен ачуны да билгеләп үткәннәр.

Рейтингта икенче урын Мәскәү Мэры Сергей Собянинга бирелгән, өченче урында Уфа башлыгы Ирек Ялалов тора. Беренче бишлеккә Төмән башлыгы Руслан Кухарук һәм Хатны-Манси башлыгы Максим Ряшин кергәннәр.

Фото: https://www.kzn.ru
https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев