Теләче Информ

Җинаятьчелек югары булган районнар аталды. Теләче әлеге исемлектә бармы?

2015 ел Татарстанның эчке эшләр министрлыгы өчен шактый катлаулы булган. Шулай булуга да карамастан, полиция хезмәткәрләре елны шактый уңышлы тәмамлауга ирешкән. Бу турыда Дәүләт Советы депутатларына Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин белдерде. Ул парламент вәкилләрен полиция хезмәткәрләренең 2015 елгы эшчәнлеге белән таныштырды. - Сезнең белән соңгы очрашуда мин республикада...

2015 ел Татарстанның эчке эшләр министрлыгы өчен шактый катлаулы булган. Шулай булуга да карамастан, полиция хезмәткәрләре елны шактый уңышлы тәмамлауга ирешкән.


Бу турыда Дәүләт Советы депутатларына Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин белдерде. Ул парламент вәкилләрен полиция хезмәткәрләренең 2015 елгы эшчәнлеге белән таныштырды.

- Сезнең белән соңгы очрашуда мин республикада теркәлә торган җинаятьләр санының соңгы 20 ел эчендә иң кечкенә дәрәҗәгә төшүе турында хәбәр иткән идем. Хәзер исә бу өлкәдәге вәзгыять шактый үзгәрде, - дип башлады сүзен Артем Хохорин.

Җинаятьләр аеруча еш теркәлгән районнар исемлеге билгеле

Илдәге катлаулы икътисади вәзгыять бу өлкәгә шактый тискәре йогынты ясаган. Җинаятьләр саны якынча 16 процентка (!) арткан. Аларның күбесе - кеше милкенә карата кылынган җинаятьләр, урлау, талау һәм мошенниклык очраклары.

- Хәер, без 2015 елда кылынган җинаятьләр күләме якынча 20 процентка артыр, дип фаразлаган идек. Тик ел азагына бу өлкәне контрольгә алып, үсеш динамикасын тоткарлауга ирештек. Бу чорда безгә шактый авыр шартларда эшләргә туры килде, - дип ассызыклады министр.

Артем Хохорин сүзләренә караганда, җинаятьчелек белән бәйле күрсәткечләргә Эчке эшләр министрлыгындагы кыскартулар да тискәре йогынты ясаган. 2015 елда идарәчелектәге полиция хезмәткәрләре саны якынча 10 процентка кимегән. Шул рәвешле, башка хезмәткәрләргә эш йөкләнеше бермә-бер арткан. Шулай булуга да карамастан, узган ел полиция хезмәткәрләре шактый уңышлы эшчәнлек алып барган. Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстан аеруча тыныч һәм имин регион булып санала.

Муниципаль берәмлекләргә аерым тукталсак, Казан (+21,1 процент) һәм Чаллыда (+8,1 процент) җинаятьчелек аеруча югары булып кала бирә. Югары Ослан, Лаеш, Тукай, Менделеевск, Яшел Үзән, Биектау һәм Питрәч районнарында да җинаятьләр аеруча күп теркәлә икән. Җинаятьчелек дәрәҗәсе аеруча түбән районнар исә - Балтач, Әтнә, Саба, Мөслим һәм Теләче.

Финанс пирамидалары, ялган аракы һәм коррупция...

Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре икътисадка зыян китерә торган җинаятьләргә каршы көрәшкә аеруча зур басым ясаган. Мәсәлән, 2015 елда полиция хезмәткәрләре 1130 коррупция очрагын ачыклауга ирешкән. Бу - 2014 ел белән чагыштырганда 29,5 процентка артыграк. Нәтиҗәдә, зыян күләме 862 миллион сум тәшкил иткән. Ришвәтнең уртача күләме - 28 мең сум. Узган ел коррупция белән бәйле җинаятьләр кылган өчен барлыгы 357 зат җаваплылыкка тартылган.

- Финанс пирамидаларына килгәндә, узган ел әлеге төр җинаятьләр аеруча җитди булулары белән аерылып торды. Без бу чорны финанс пирамидаларының "өченче агымы" дип атадык. Халыкка килгән зыян күләме миллиардлар белән исәпләнде. Зыян күрүчеләр саны да бермә-бер артты, - дип белдерде Артем Хохорин.

Кызганыч, 2015 елда Татарстанда ялган аракы күләме дә арткан. Кулга төшерелгән суррогат күләме һаман да кимеми, дип ассызыклады министр. Мәсәлән, 2015 елда полиция хезмәткәрләре 340 мең литр ялган алкогольне кулга төшергән.

- Миңа калса, бу афәткә каршы көрәш нәтиҗәле булсын өчен законнарга үзгәрешләр кертү сорала. Күпме халыкка зыян килә, икътисади югалтулар күләме дә бик зур. Ә менә бу төр җинаятьләр өчен җаваплылык исә һаман да тиешенчә катгый түгел, - диде министр.

Халык дружиналарын камилләштерү кирәк

Кызганыч, 2016 ел шулай ук шактый катлаулы булыр дип фаразлана. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый шартларда полиция хезмәткәрләре халык белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш, дип ассызыклады. Моның өчен халык дружиналары эшчәнлеген тагын да камилләштерү сорала.

Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 937 халык дружинасы булдырылган. Аларда барлыгы 12,5 мең кеше хезмәт куя.

- Бу - 2014 ел белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк. Әлеге күрәткечләр буенча без Россиядә Мәскәүдән соң икенче урынны тотабыз, - дип белдерде Артем Хохорин.

Бактың исә, полиция вәкилләре 2015 елда халык дружинасы вәкилләре белән берлектә барлыгы 250 җинаятьтә гаеплеләрне ачыклауга ирешкән икән.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Интертат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: