Теләче Информ

Инвалид арбасына утырган 19 яшьлек Әнисә могҗиза белән үз аякларына кире баса

Балтач районының Арбаш авылында яшәүче Әнисә Фазылҗанованы язмыш инде әллә ничә кат сынарга өлгерә. 19 яшен тутырган кызга катлаулы операцияләр аша узарга да, инвалид арбасына да утырырга туры килә.

“Мин гаиләдә дүртенчә бала булып туганмын. Уң як кулымда биш түгел, алты бармак булган. Мөгаен, моны табиблар да күр­мәгәндер. Чөнки әбием артык бармакны бары тик мине өйгә алып кайткач кына шәйләп ала, – дип сөйли Әнисә. – Бер яшьтә миңа операция ясаганнар. Артык бармакны кисеп ташламыйлар, ки­ресенчә, икесен берләштереп, тегеп куялар”.

Нәселләрендә Шарко-Мари дип аталган авыру барлыгын алар­­ның барысы да белә. Әти­сендә дә, бабасында да булган бу авыру. Фазылҗановлар әлеге чир­нең балаларын урап узганына сөенеп туя алмыйлар. Чөнки берсендә дә аның билгеләре сизелми. Әмма иртә шатланганнар икән. Әнисәгә өч яшь тулгач, әлеге авы­руның кайбер билге­ләре күренә башлый. Еллар уза тора, авыру кимеми, көчәя генә. Мәктәптә укучы кыз авырдан йөри башлый. Җитмәсә, кызга 11 яшь чагында гаиләләре таркала: әтисе белән әнисе аерылышалар. Сабый бу хәлне бик авыр кичер­гәндер, күрәсең, авырулары бер­мә-бер көчәеп китә. Башта үр­мәләп йөри алса, соңрак аяклары бөтенләй тыңлаусызга әй­лә­нә. Хәтта укуын да өйдә генә тә­мамлый.

– Әмма мин йөри алмавым белән һич кенә дә килешмәдем. Тулы канлы тормыш белән яшисем килде. Районда узган “Милли тавыш” дигән программада катнаштым. Кастингны үткәч, концертларда чыгыш ясый башладым. Сәхнәдә басып тору шул­кадәр авыр булса да, түзә идем, – ди ул.

– 2016 елда Казанда элемтә техникумына укырга керергә насыйп булды. Әмма озак укый алмадым. Аягым тагын да начарланды. Менә шул чакта миңа әтием ярдәмгә килде, аянычлы хәлгә җиткермәс өчен бар көчен бирде. Үзенең дә физик мөмкинлеге чикләнгән, көчкә аяк­ларын сөй­рәп йөри иде ул. Тик миңа гарип­ләнергә ирек бирмәде. Кирәкле табибларны тапты. Алар исә миңа операция ясарга теләмәделәр. Ә әтием аларны үгетләп, минем хакыма барысын да эшләде. Бер елда ике катлаулы операция киче­рергә туры килде. Үз аягыма бас­канчы, инвалид арбасында утыр­дым.

Реклама

 

Шөкер, Әнисә киредән үз аяк­ларына баса. Техникумда яңадан укуын дәвам итә башлый. Кулыннан килмәгән эше юк. Иҗат итүен ташламый, районда оештырылган “Фикердәш” клубы әгъзасы булып тора, апасыннан кул эшләренә дә өйрәнә. Башка кызлар кебек ул да матур гаилә корырга, бәхетле булырга хыяллана.

“Үземә килгән сынауларны язмышымдыр дип кабул иттем. Аллаһы Тәгалә көчле кешегә генә мондый авырлыклар җибәрәдер. Әмма мин күп нәрсәгә өйрәндем. Тормышка башкача карый башладым. Хәзер сәламәтлекнең кадерен беләм. Үз аякларыңда йөрүнең, күзләрең күрү, кулла­рың эшләүнең кадерле бүләк икәнен аңладым. Әгәр язмыш кушуы буенча инвалид арбасына утырасың икән, югалып калмаска кирәк. Анда утырып та, хыял канатларында очарга була. Иң мөһиме – тормышны яратырга кирәк”.

Фото: скриншот инстаграм

http://vatantat.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: