Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Иосиф Кобзон вафат

СССРның халык артисты, Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Иосиф Кобзон вафат. Аңа сентябрьдә 81 яшь тулыр иде

Иосиф Кобзонның вафаты турында хатынының ярдәмчесе хәбәр иткән. "Интерфакс" язуынча, җырчы яман шеш авыруыннан интеккән. Соңгы айларда аның хәле начарайган. 
 
Иосиф Кобзон 1937 елның 11 сентябрендә Украинаның Донецки өлкәсендә туа. Кечкенәдән җырлый башлый. Тугыз яшендә Кремльдә Иосиф Сталин каршында "Летят перелетные птицы" җырын башкара.
 
"Семнадцать мгновений весны" фильмындагы җырыннан соң Советлар союзында аны белмәгән кеше калмый. 
 
Кобзон шулай ук Россия Думасының II—VII чакырылыш депутаты да булды. 2011 елдан Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе урынбасары иде.
 

Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=23264

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев