Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Иске Җөридә - биатлон

5 март көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында хәрби - интернационалист сугышчы Илшат Хәйруллин истәлегенә багышланган 1999-2000 нче елгы һәм 1997-1998 нче елгы егет-кызлар арасында чаңгы һәм биатлон ярышы үтте. Бәйгенең төп максатларының берсе - яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү. - Илшатны мин үзем шәхсән күреп белмәдем. Ләкин аның командирларыннан, бергә...

5 март көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында хәрби - интернационалист сугышчы Илшат Хәйруллин истәлегенә багышланган 1999-2000 нче елгы һәм 1997-1998 нче елгы егет-кызлар арасында чаңгы һәм биатлон ярышы үтте. Бәйгенең төп максатларының берсе - яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
- Илшатны мин үзем шәхсән күреп белмәдем. Ләкин аның командирларыннан, бергә хезмәт иткән иптәшләреннән якташыбызның төгәл, эш сөючән, кушканны тиз үти торган батыр егет булуы хакында күп ишетергә туры килде. Бу мәктәптә укыган егет ул, шуңа ярыш та биредә уза. Яшьләр аның батырлыкларын онытмасыннар иде, - ди үзе дә Әфган сугышында катнашкан Рәис Нуртдинов.
Ел да матур традициягә әйләнгән бу ярышта 14 мәктәпнең 92 укучысы катнашты. Нәтиҗәләргә килгәндә, 1999-2000 елгы укучылардан торган командалар арасында 1 урын - Әбде мәктәбе, 2 урын - Иске Җөри мәктәбе, 3 урын - Шармыш мәктәбендә.
1997-1998 елгы укучылардан торган командалар арасында 1 урын - Әбде мәктәбе, 2 урын - Олы Нырсы мәктәбе, 3 урын - Олы Мишә мәктәбендә. Җиңүчеләр грамота һәм акчалата бүләк, ә команда - диплом белән бүләкләнде.
Соңыннан Иске Җөри мәктәбе укучылары Илшат Хәйруллин истәлегенә бик матур концерт куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев