Теләче Информ

Иске Җөридә инде сөлге җыялар (кичә узган концерттан фото-репортаж)

Кичә Иске Җөри авылында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" исемле фестиваль кысаларында матур концерт-тамаша булып узды. Мондый чаралар инде районыбызның күп кенә авылларында булган иде. Бу чаралар турында без газетабызда да, сайтыбызда да язып тордык, Теләче телевидениесыннан да күрсәттек. Хәтта кайберләрен ТНВ каналыннан да күрсәттеләр (мәсәлән, Орчык өмәсен). Иске Җөри авылындагысы...

Кичә Иске Җөри авылында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" исемле фестиваль кысаларында матур концерт-тамаша булып узды.

Мондый чаралар инде районыбызның күп кенә авылларында булган иде. Бу чаралар турында без газетабызда да, сайтыбызда да язып тордык, Теләче телевидениесыннан да күрсәттек. Хәтта кайберләрен ТНВ каналыннан да күрсәттеләр (мәсәлән, Орчык өмәсен).

Иске Җөри авылындагысы да бик күңелле үтте. Әлеге авыл үзешчәннәре җәйнең килеп җиткәнен көтеп тормаска, инде хәзер, декабрь аенда ук җәй ясарга уйлаганнар - алар Сабантуй бирнәсен җыю йоласын күрсәттеләр.

Концертта шулай ук Ильяс Фархуллин төрле уен коралларында уйнап күрсәтте, Люция белән Ландыш Иргалиевалар җырлар җырладылар, 6 сыйныф укучылары татар халык биюен биеделәр, Илфат Имамиев җыр башкарды, Алмаз Гаялиев баянда уйнап осталыгын күрсәтте.

Шулай итеп концерт бик күңелле үтте, авыл халкының күңеленә хуш килде.

Әнәс Галиуллин фотолары

П.С. дуслар, сезнең авылларда нинди генә чаралар үтсә дә, фото һәм видеоларга төшереп безгә җибәрегез, без аны сайтка куярбыз. Сезнең хезмәтне бөтен район халкы күреп сөенсен!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: