Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“IT-чемпион” бәйгесендә җиңүчегә – IPhone 6S

Хәзерге вакытта Татарстанда "IT-чемпион" акциясенең икенче этабы дәвам итә. Чара тәмамланырга әллә ни күп вакыт калмады инде - 30 ноябрьдә укучылар арасындагы иң популяр конкурсларның берсенә нәтиҗәләр ясалачак... Хәтерләсәгез, быелгы конкурсның беренче этабы 31 июльдә тәмамланган иде. Тик аның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булмады әле. Бу чараны декабрь аенда конкурсның икенче...

Хәзерге вакытта Татарстанда "IT-чемпион" акциясенең икенче этабы дәвам итә. Чара тәмамланырга әллә ни күп вакыт калмады инде - 30 ноябрьдә укучылар арасындагы иң популяр конкурсларның берсенә нәтиҗәләр ясалачак...


Хәтерләсәгез, быелгы конкурсның беренче этабы 31 июльдә тәмамланган иде. Тик аның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булмады әле. Бу чараны декабрь аенда конкурсның икенче этабы җиңүчеләре белән беррәттән бүләкләргә ниятлиләр.

Чемпионнар артканнан-арта

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән үткәрелә башлаган бу чара көннән-көн яңа үрләр яулый. Соңгы өч елда республикада "IT-чемпион" бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Бу конкурс республикада гына түгел, ә Россия күләмендә дә танылу алды. Татарстанда белем алучы укучыларның хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда ярдәм күрсәтүе федераль дәрәҗәдәге түрәләрне дә шаккаттыра.

"IT-чемпион-2015" бәйгесенең беренче этабында исә Татарстанның 1 меңнән артык мәктәбеннән барлыгы 39 мең укучы катнашкан иде. Аларның барысы да 1-11 сыйныф укучылары. Аеруча күп балл җыйган районнарга килгәндә, Аксубай, Әлки, Кайбыч, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Балык Бистәсе районнары укучыларын билгеләп үтеп була.

Конкурсның икенче этабында катнашкан укучылар саны тагын да күбрәк - 53 меңнән дә артып китә. Август-ноябрь айларында гына да аларның 63,3 мең татарстанлыны дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәткәнлекләре мәгълүм. Бу этапта Теләче, Арча, Тукай һәм Балтач районнары аеруча актив икән.

"30 ноябрьдә "IT-чемпион" бәйгесенең икенче этабына да нәтиҗәләр ясалачак. Җиңүчеләр дип республиканың төрле районнарыннан өч укучы игълан ителәчәк. Бу - конкурс барышында иң күп балл туплаган яшүсмерләр. Шул ук вакытта укучылар үз балларын истәлекле бүләкләргә дә алыштыра ала. Болар - рюкзак, термос, колакчын, бейсболка, футболка, хәтта мәктәп формасына кадәр бар", - дип ассызыклый оештыручылар.

Укучылар гына түгел, өлкәннәр дә катнаша

Хәтерләсәгез, 2015 елның 1 сентябреннән "IT-чемпион" бәйгесендә яңа номинация игълан ителде. Хәзер бу мәртәбәле бәйгедә мәктәп укучылары гына түгел, өлкәннәр дә катнаша ала. Татарстан дәүләт порталыннан кулланган һәр кешегә махсус баллар өстәлә. Иң күп балл җыйган татарстанлылар смартфон, планшет ота яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаны кире кайтара ала. Бу номинациядә конкурс 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче урын яулаган кешегә IPhone 6S смартфонын вәгъдә итәләр.

"Икенче-өченче урын яулаган затлар планшет белән бүләкләнәчәк. Ә менә 4-6 урын алган кешеләргә торак-коммуналь хуҗалык өчен түләгән акчалары кире кайтарыла. Тик бу сумма 10 мең сумнан артырга тиеш түгел", - дип белдерәләр конкурсны оештыручылар.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 декабрь көнне уздырылачак.


Рәмзия ЗАКИРОВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X