Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“IT-чемпион” җиңүчеләре билгеле булды - Теләче районыннан өч укучы җиңүчеләр исемлегендә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән үткәрелә башлаган бу чара көннән-көн яңа үрләр яулый. Соңгы өч елда республикада "IT-чемпион" бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Татарстанда белем алучы укучылар хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда ярдәм итә. Шул рәвешле баллар туплап, алар IT-чемпион исеме өчен көрәшә. "IT-чемпион-2015" бәйгесенең беренче этабында Татарстанның 1...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән үткәрелә башлаган бу чара көннән-көн яңа үрләр яулый. Соңгы өч елда республикада "IT-чемпион" бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Татарстанда белем алучы укучылар хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда ярдәм итә. Шул рәвешле баллар туплап, алар IT-чемпион исеме өчен көрәшә.

"IT-чемпион-2015" бәйгесенең беренче этабында Татарстанның 1 меңнән артык мәктәбеннән барлыгы 39 мең укучы катнашкан. Конкурсның икенче этабында катнашкан укучылар саны тагын да күбрәк - 53 меңнән дә артып киткән.

Конкурс шартлары буенча, республиканың һәр районыннан иң күп балл туплаган өч укучы җиңүче була. Җиңүче була алмаган малай-кызлар исә, үз балларын истәлекле бүләкләргә дә алыштыра ала. Болар - рюкзак, термос, колакчын, бейсболка, футболка, хәтта мәктәп формасына кадәр бар.

30 ноябрьдә бәйгенең икенче этабы тәмамланды. Менә, ниһаять, җиңүчеләр исеме дә билгеле булды. Икенче этап җиңүчеләрне, беренче этап җиңүчеләре белән бергә 19 декабрь көнне бүләклиячәкләр. Тантана Казанның IT-парк бинасында узачак. I этап җиңүчеләре - планшет-компьютер, II этап җиңүчеләре смартфон белән бүләкләнәчәк.

Безнең Теләче районыннан да, башка районнардагы кебек үк, өч укучы җиңучеләр исемлегенә кергән: Мортазин Саид Айрат улы (Теләче урта мәктәбе), Зәйнетдинова Ләйсирә Мөнир кызы (Олы Мәтәскә урта мәктәбенең Лесной поселогында урнашкан 9 еллык филиалы - Лесной мәктәбе), Рәхмәтуллин Сәйдәш Ришат улы (Сауш урта мәктәбе). Җиңүче райондаш укучыларны тәбриклибез!

Җиңүчеләрне бу сылтама буенча карарга була.: https://vk.com/doc8710000_437084942?hash=f95d140c83654fac4c&dl=aeae12e3544efbfcb4

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев