Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кабак орлыкларында – Аллаһ сүзләре! (фото, видео)

Рәкыйбә һәм Габделәхәт Ситдыйковлар Кара Чишмә авылында зур хуҗалык тоталар. Чирмешән районының башка авылларында да аларны хезмәт сөючән, гадел, иманлы һәм динле гаилә буларак хөрмәт итәләр. Бүгенге көндә дә күпләп эре терлек тоткач, чөгендер, кабак, бәрәңге дә мулдан үстерәләр. Быел исә хикмәтле кабак уңышы алганнар: гап-гади кабак эчендәге орлыкларда гарәп...

Рәкыйбә һәм Габделәхәт Ситдыйковлар Кара Чишмә авылында зур хуҗалык тоталар. Чирмешән районының башка авылларында да аларны хезмәт сөючән, гадел, иманлы һәм динле гаилә буларак хөрмәт итәләр. Бүгенге көндә дә күпләп эре терлек тоткач, чөгендер, кабак, бәрәңге дә мулдан үстерәләр. Быел исә хикмәтле кабак уңышы алганнар: гап-гади кабак эчендәге орлыкларда гарәп язуларын танып була.

Урта зурлыктагы кабактан гарәп язулы төшләр килеп чыга. Кыяфәтләре белән тук, таза орлыклар түгел, ләкин һәрберсендә язу. Ирле-хатынлы Ситдыйковлар Аллаһыны зекер итеп яшиләр. Узган ел хаҗ кылып та кайттылар. Габделәхәт абый - авыл мөәзине, Чирмешән районы азанчылары ярышында беренче урынга лаек булган.

Хикмәтле кабак төшләренең табылуы авыл халкында да төрле фикерләр уята. Кайберәүләр күпсанлы орлыклар өстенә «Исмеәгъзам» сүрәсенең аерым сүзләре теркәлмәгән микән, диләр. Остабикәләрнең берсе Зәрига апа Илалова бу төшләрнең бер ягында - «Аллаһу Әкбәр», икенче ягында «Мөхәммәд» дигән сүзләрне аерым ачык укыган. Авылның ак әбиләре фикеренчә, Кара Чишмәнең ул тирәләре хикмәтле икән бит. Рәкыйбә апа әлеге орлыкларны күреп алгач та, аптырап калган. «Бу - Аллаһның бер химәте, - ди хуҗабикә үзе. - Аллаһ беркемнән дә тумады, беркемне дә тудырмады, дигән аятьнең дәлиле. Буш орлыкларга шушы мөкәтдәс сүзләр язылган икән, алар җимеш эчендә безгә килеп ирешкән икән, Хак Тәгалә шул фикерне җиткерергә тели сыман. Киресенчә булса, анысы бөтенесе таптап кына йөрер иде. Гарәби язудагы изге сүзләрне Раббыбыз кадерсезләп җиргә чәчмәгән. Бәндәләр гыйбрәт алсын дип, җимеш эченә тәртипләп тезгән бит! Җәнәбел-Хакның һәр эше хикмәт белән бит».

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев