Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кама Тамагында гипс руднигы шартлавында ике кеше һәлак булган

Кама Тамагында гипс руднигы шартлавында ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 3.45 сәгатьтә эшчеләр "Крот" тибындагы машинада шартлаткыч кую белән шөгыльләнгән. 5.05 тирәсендә машина өскә таба чыгарга юл алган. Шартлау шахтага керү урыныннан биш метр...

Кама Тамагында гипс руднигы шартлавында ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 3.45 сәгатьтә эшчеләр "Крот" тибындагы машинада шартлаткыч кую белән шөгыльләнгән. 5.05 тирәсендә машина өскә таба чыгарга юл алган. Шартлау шахтага керү урыныннан биш метр ераклыкта булган.

Шартлау булган урында Кама Тамагы янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары эшли.

Шартлау турында мәгълүмат ачыклана.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев