Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Камада баткан 14 яшьлек кызның гәүдәсен тапканнар

Кичә , ягъни 31 нче июль көнне13 сәгать 30 минутта, Яр Чаллыда яшәгән кыз, 16 яшьлек иптәш кызы белән су коеныр өчен, Кама буена килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, бу урын йөзү өчен рөхсәт ителмәгән булган. 14 сәгать 30 минутта кыз суга кереп, 15-20...

Кичә , ягъни 31 нче июль көнне13 сәгать 30 минутта, Яр Чаллыда яшәгән кыз, 16 яшьлек иптәш кызы белән су коеныр өчен, Кама буена килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, бу урын йөзү өчен рөхсәт ителмәгән булган.

14 сәгать 30 минутта кыз суга кереп, 15-20 метр йөзгәч, күздән югала. Шаһитләр коткаручыларны чакыра. 16 сәгать 07 минутта ярдан 15 метр ераклыкта 5 метрлы тирәнлектән 6 нчы зона эзләү-коткару отряды водолазлары һәлак булган кызның гәүдәсен таба.

Коткаручылар искәртә:

- Су коену тыелу турында кисәтүче щитлар куелган урыннарда су керергә ярамый;

- Белмәгән, таныш булмаган урыннарда йөзәргә кирәкми;

- Моторлы, җилкәнле көймәләргә һәм башка йөзү чараларына якын килмәскә;

- Катер, көймәләрдән, төрле корылмалардан суга сикерергә ярамый;

- Сулыкларны пычрату тыела;

- Исерек халәттә су коенмаска;

- Су бена үзең белән этләр яки башка хайваннар ияртеп килмәскә;

- Уен өчен каралмаган урыннарда туп белән яки башка төрле спорт уеннары уйнамаска;

- Юри баткан булып кыланып сөрән салырга ярамый;

- Салларда, автомобиль камераларында, кабартылган матрацларда йөзмәскә.

Һәр кеше суда батып баручы кешегә булдыралганча ярдәм итәргә тиеш

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев