Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“КАМАЗ” машинасына 40 ел: Владимир Путин заводка нәрсә вәгъдә итте?

Россия Президенты Владимир Путин Чаллының "КАМАЗ" заводын катлаулы икътисади вәзгыять чорында ташламаска вәгъдә бирде. Предприятие тарихын язуда шәхсән үзләре катнашкан ветераннар исә беренче КАМАЗ машинасын ясау турындагы хатирәләре белән уртаклашты... 12 февраль Чаллының "КАМАЗ" заводы тарихында аерым урын алыр, мөгаен. Кичә биредә беренче КАМАЗ машинасының конвейердан төшерелүенә 40 ел тулуны...

Россия Президенты Владимир Путин Чаллының "КАМАЗ" заводын катлаулы икътисади вәзгыять чорында ташламаска вәгъдә бирде. Предприятие тарихын язуда шәхсән үзләре катнашкан ветераннар исә беренче КАМАЗ машинасын ясау турындагы хатирәләре белән уртаклашты...
12 февраль Чаллының "КАМАЗ" заводы тарихында аерым урын алыр, мөгаен. Кичә биредә беренче КАМАЗ машинасының конвейердан төшерелүенә 40 ел тулуны бәйрәм иттеләр. Чарага Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе килгән иде.
Дөньяның әйдәп баручы заводы...
- Билгеле булганча, әлеге заводның тарихын язуда чиксез күп кеше катнашты. Заманында бирегә бик күп яшь көчләр җибәрелгән иде. Алар завод төзеп кенә калмады, биредә күпмилләтле, матур шәһәр төзүгә иреште. Үзегез күреп торасыз: хәзерге вакытта Чаллы КАМАЗ белән бергә үсә, камилләшә. Биредә рәхәт итеп яшәү, балалар үстерү өчен менә дигән мөмкинлекләр тудырылган, - дип ассызыклады ил башлыгы үзенең чыгышында.
Президент фикеренчә, хәзерге вакытта "КАМАЗ" - дөньяның әйдәп баручы предприятиеләренең берсе.
- Иң мөһиме, КАМАЗ үсә, камилләшә. Алар сан арттыннан гына куып калмый, ә сыйфатны яхшырту өстендә дә актив эшли. Завод үз алдына шактый мөһим бурычлар куя, аларга ирешә, өр-яңа технологияләргә таянып эш итә, - дип дәвам итте сүзенВладимир Путин.
Ил башлыгы сүзләренә караганда, федераль үзәк КАМАЗ алга таба да үссен, камилләшсен өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк.
- Без сезнең предприятиегә һәрвакыт булышырга тырыштык. Илдә шактый катлаулы икътисади вәзгыять урнашуга карамастан, сезгә ярдәм итәчәкбез. "КАМАЗ" предприятиесе безгә бик кирәк, - диде Владимир Путин.
Беренче КАМАЗ - иң яхшысы
Президент завод ветераннарына аеруча зур рәхмәтләрен җиткерде. Ил башлыгы сүзләренә караганда, завод язмышында аеруча зур роль уйнаган затлар - нәкъ менә алар.
Чыннан да, ветераннар беренче КАМАЗ машинасының конвейердан төшүен бүген дә бик яхшы хәтерли әле. Бу турыда искә алганда ирексездән күзләрендә очкыннар кабына.
- Бу - безнең өчен иң дулкынландыргыч минутлар булгандыр, мөгаен. Зур, бердәм коллективыбыз белән шундый уңышка ирешә алуыбызга чиксез бәхетле идек. Барыбыз да горурлык хисләре кичердек. Хәзерге эшчеләргә шуны әйтәсем килә: иң мөһиме, машинаны яратып эш итегез. Гомумән, бу өлкәдә эшләүчеләрдә машина сәнәгатенә карата зур мәхәббәт булырга тиештер, мөгаен,- дип үз уй-фикерләре белән уртаклашты озак еллар буе биредә хезмәт куйган Ярослав Марковский.
Беренче карашка шактый гади кебек тоелган "Кайсы КАМАЗлар яхшырак: хәзергесеме әллә беренчесеме?" - дигән сорауга исә ул: "Хәзергеләре дә бик яхшы, тик беренчесе - аеруча яхшы иде. Чөнки ул - беренче (!)", - дип җавап бирде.
Тагын бер кызыклы мәгълүмат: КАМАЗ заводы вәкилләре озак еллар узганнан соң әлеге беренче КАМАЗны эзләп табып, тулысынча торгызган. Тәрәзә кырына 000001 номеры язылган әлеге машина Башкортстанның бер колхозында табылган. Хәзерге вакытта ул заводның фәнни-техник үзәгендә саклана.
"Биредә эшләү рәхәтлек бирә"
Шунысы мөһим: КАМАЗ да эшләүчеләр дә биредә хезмәт куюлары белән чиксез горурлана. Күбесе - бөтен тормышын шушы эшкә, шушы предприятиегә багышлаган шәхесләр.
- Бу - безнең өчен бик зур вакыйга. Шәхсән мин биредә 28 ел хезмәт куям. Шушы вакыт эчендә заводыбыз тамырдан үзгәрде. Кешеләргә, эшчеләргә караш та үзгәрде. Бер сүз белән әйткәндә - биредә эшләү күңелгә рәхәтлек бирә, - дип уртаклашты КАМАЗ заводы мастеры Рәшит Вәгыйзов.
"КАМАЗ" заводын олы юбилее белән котлаучылар шактый иде. Аларның фикерләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Денис Мантуров, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры:
Бу - сезнең өчен генә түгел, ә гомумән, Россиянең машина сәнәгате өчен зур бәйрәм. Сез барыгыз да шушы предприятиене үстерү, камилләштерү белән янучы шәхесләр. 40 ел элек берәү дә КАМАЗ дөньядагы иң танылган предприятиеләрнең берсенә әверелер дип фаразламагандыр. Нинди генә катлаулы чорлар булмасын, сез әлеге елларны шактый уңышлы үттегез. Хәзер дә бирешмисез: биредәге барча программалар тиешенчә тормышка ашырыла. Беренче чиратта, бу - биредә эшләүчеләрнең казанышы.
Сергей Когогин, "КАМАЗ" заводы генераль директоры:
Соңгы 40 ел эчендә без "КАМАЗ"ның чын мәгънәсендә олуг предприятие булуын исбатлый алдык. Хәзерге вакытта дөньяда бу машина турында ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Завод барлыгы 2,1 миллион машина чыгарган. Аларның 800 меңнән артыгы Россиядә эшли. Тагын 250 меңе исә - ерак чит илләрдә халыкка хезмәт күрсәтә. Бу - бик зур саннар. Безнең автомобильләр алга таба да иң яхшылар рәтендә булырга тиеш.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев