Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

«КамАЗ-Мастер» пилоты Сотников - «Ефәк юлы» ралли-узышы җиңүчесе

Пилот Дмитрий Сотников җитәкчелегедәге «КамАЗ-Мастер» командасы экипажы «Ефәк юлы» ралли-рейдында йөк машиналары зачетында җиңү яулаган. Бу вакыйга, көчле яңгырлар аркасында, узышның Кытайдагы соңгы махсус участогы төшереп калдырылганнан соң булган, дип хәбәр ителә узышның рәсми твиттер-аккаунтында. Искәртеп үтик, 13 нче этапта Сотников, команда буенча үз парнерларын Антон Шибалов һәм Айрат Мәрдиевны...

Пилот Дмитрий Сотников җитәкчелегедәге «КамАЗ-Мастер» командасы экипажы «Ефәк юлы» ралли-рейдында йөк машиналары зачетында җиңү яулаган. Бу вакыйга, көчле яңгырлар аркасында, узышның Кытайдагы соңгы махсус участогы төшереп калдырылганнан соң булган, дип хәбәр ителә узышның рәсми твиттер-аккаунтында.
Искәртеп үтик, 13 нче этапта Сотников, команда буенча үз парнерларын Антон Шибалов һәм Айрат Мәрдиевны узып, йөк машиналары арасында беренче булып финишка килгән. Сотниковның тәмамлану этабы алдыннан йомгаклау күрсәткече 43 сәгать 45 минут һәм 38 секундны тәшкил иткән.
Йөк машиналары зачетында икенче урынны шулай ук «КамАЗ-Мастер» экипажы яулаган: «көмеш» - Антон Шибалов һәм аның иптәшләренә, «бакыр» - Айрат Мәрдиев һәм аның экипажына эләккән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев