Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгар академиясе ачылышында Коръән аятен укыды

Болгар ислам академиясен тантаналы рәвештә ачу чарасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятен укыды. "Киләчәктә Баруди, Курсави, Мәрҗани кебек галимнәр чыксын, академия эше игелекле булсын", - дип теләген җиткерде мөфти. Хәзерге минутларда Болгар ислам академиясен тантаналы ачу чарасы бара. Чарага чакырылганнар арасында министрлар, депутатлар, дин әһелләре, район башлыклары,...

Болгар ислам академиясен тантаналы рәвештә ачу чарасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятен укыды.

"Киләчәктә Баруди, Курсави, Мәрҗани кебек галимнәр чыксын, академия эше игелекле булсын", - дип теләген җиткерде мөфти.

Хәзерге минутларда Болгар ислам академиясен тантаналы ачу чарасы бара. Чарага чакырылганнар арасында министрлар, депутатлар, дин әһелләре, район башлыклары, чит ил һәм башка рәсми кунаклар бар.

Чара алдыннан Болгар ислам академиясе магистрантларына һәм докторантларына студент билетларын тапшыру тантанасы булды. Болгар ислам академиясенә 36 студент кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев