Теләче Информ

Казан аэропортында экстрен рәвештә самолет төшкән

Казан аэропортына ашыгыч рәвештә СRJ-200 пассажир самолеты төшеп утырган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Очкычта төзексезлекләр ачыкланган һәм ул 7.51 сәгатьтә төшеп утырырга мәҗбүр булган, диелә хәбәрдә. Бөгелмә - Мәскәү рейсы самолетында 42 пассажир һәм 3 экипаж әгъзасы булган....

Реклама

Казан аэропортына ашыгыч рәвештә СRJ-200 пассажир самолеты төшеп утырган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Очкычта төзексезлекләр ачыкланган һәм ул 7.51 сәгатьтә төшеп утырырга мәҗбүр булган, диелә хәбәрдә. Бөгелмә - Мәскәү рейсы самолетында 42 пассажир һәм 3 экипаж әгъзасы булган. Берәү дә зыян күрмәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: