Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, пассажирларның кулындагы төенчектә булган сөт ризыгын таможня хезмәткәрләре күреп ала. Әлеге ризыклар тартып алына һәм аэропортның утильләштерү мичендә яндырыла. Чөнки тилчә авыруы сәбәпле, әлеге идарә тарафыннан кертелгән вакытлы чикләүләргә нигезләнеп, өйдә әзерләнгән мондый азык-төлекне кертү тыела.
Ишеткән булсагыз, моңа кадәр аэропортта Үзбәкстаннан кергән гөлчәчәк һәм җиләк-җимеш тә ягылган иде.