Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан балыкчысын үтергән бертуганнар 34 елга хөкем ителде

Казанда 38 яшьлек балыкчы Сергей Елесинны үтерүчеләрне хөкем иттеләр. Татарстан Югары суды бертуган Ситдыйковларга карата хөкем карары чыгарды. Алар РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлеге "ж" пункты буенча (төркем белән башкарылган үтерү) гаепле дип табылды. Моннан тыш, Фәнис Ситдыйковның Җинаять кодексының 167 нче маддәсе 1 нче бүлеге...

Казанда 38 яшьлек балыкчы Сергей Елесинны үтерүчеләрне хөкем иттеләр.

Татарстан Югары суды бертуган Ситдыйковларга карата хөкем карары чыгарды. Алар РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлеге "ж" пункты буенча (төркем белән башкарылган үтерү) гаепле дип табылды. Моннан тыш, Фәнис Ситдыйковның Җинаять кодексының 167 нче маддәсе 1 нче бүлеге (аңлы рәвештә милекне юк итү) буенча да гаебе расланды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге җинаять 2015 елның 10 октябрендә кылынган иде. Лаеш районы Сокуры авылында яшәүче бертуган Фәнис һәм Рәмис Ситдыйковлар Сергей Елесинны кыйнап үтерәләр. Соңрак туганнарның Фәнис исемлесе үлгән балыкчының гәүдәсе дә салонда булган машинага бензин сибә һәм ут төртеп яндыра.

Тикшерү барышында Рәмис Ситдыйков үз гаебен кире какты, ә туганы җинаять кылуын тулысынча таныды. Дәүләт гаепләүчеләр төркемен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкләде.

Шулай итеп, суд Рәмис Ситдыйковны - 16, ә Фәнис Ситдыйковны 18,5 елга (икесенә дә соңыннан 1 елга иректән чикләү) ирекләреннән мәхрүм итте һәм аларны кырыс режимлы төзәтү колониясенә озату турындагы карар чыгарды.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X