Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан кешесе өч чит ил гражданын зур суммага алдаган

Казан кешесе, Россиядә яшәргә рөхсәт алуны рәсмиләштерергә вәгъдә итеп, өч чит ил гражданын алдаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 25 яшьлек Казан кешесе өч чит ил гражданына Россиядә яшәргә рөхсәт алуны рәсмиләштерергә вәгъдә иткән. Үз хезмәте өчен ул 420 мең сум күләмендә акча алган. Шуның кадәр акчаны кесәсенә салып куйса да, аның чит ил гражданнарына ярдәм итү турында уенда да булмаган.

Тиздән алдаучының эзенә төшкәннәр. Аңа карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылып, судка тапшырылган.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев