Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан кешесе үги улын җәберләүдә шикләнелә

Казан кешесе үги улын җәберләүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр март аенда исерек үги ата сөяркәсенең диванда ял итүче 13 яшьлек улына ямьсез сүзләр әйтеп, кулы белән битенә басуын, аннан чәчәләреннән эләктереп алуын ачыклаган. Икенче көнне, шулай ук исерек килеш, 51 яшьлек ир-ат әнисе алдында малайны колакларыннан, чәченнән фатир буйлап сөйри башлаган.

Ир-ат үзенең кыланышын мәктәптән кайткан малайның шунда ук дәресләрен әзерләмичә, ял итүе белән аңлаткан.

Ир бала үги атасының кыланышлары турында социаль хезмәткәргә сөйләгән. Үги ата җинаятькә катнашы барын өлешчә генә таныган.

Бу кешегә карата “Балигъ булмаганны җәберләү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Татар -информ
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X