Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан кешесе лотереяга коттедж откан

Казанда яшәүче Сәлимҗан Әхмәтҗанов "Торак лотереясы"ның 246нчы тираж җиңүчесе булган. Ул шәһәр читендә йорт откан, дип хәбәр итә "Столото" матбугат үзәге. Әлеге бәхетле кеше сөйләвенчә, ул лотерея уеннарында өч айлап элек катнаша башлаган - билетларны һәр якшәмбегә лотерея телешоуына алган. "Безнең бәхетле эфир белән кызык хәл килеп чыкты. Мин соңгы...

Казанда яшәүче Сәлимҗан Әхмәтҗанов "Торак лотереясы"ның 246нчы тираж җиңүчесе булган. Ул шәһәр читендә йорт откан, дип хәбәр итә "Столото" матбугат үзәге.

Әлеге бәхетле кеше сөйләвенчә, ул лотерея уеннарында өч айлап элек катнаша башлаган - билетларны һәр якшәмбегә лотерея телешоуына алган.

"Безнең бәхетле эфир белән кызык хәл килеп чыкты. Мин соңгы санны сыздым һәм алып баручы белән бер үк вакытта: "Тукта - уен!" («Стоп-игра»! ) дидем. Аннан "йөгерү юлы"нда (бегущая строка) үземнең төбәк исемен күрдем һәм нәкъ мин отканны аңлап алдым. Кинәт килгән җиңүдән хисләрне йөгәнләгәч, яңалыкны хатыным белән уртаклашырга ашыктым", - дип искә ала ул мизгелне Сәлимҗан Әхмәтҗанов.

Әмма ул отышны акчалата алуны кулай күргән - быел хатынының юбилее буласы икән. Бүләк - диңгезгә сәяхәт һәм калган акча ике кызына һәм ике оныгына тәгаенләнгән.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X