Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан Кирмәнендә узачак «фотоштурм» катнашучыларын кыйммәтле бүләкләр көтә

Казан Кремле күренешләрен Россия Банкының яңа банкнотларына урнаштыруга тавыш бирү кысаларында 2 август көнне Кремльдә фотокросс үтәчәк. Бу хакта Казан фотография һәм кино ачык мәктәбенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Фотокроссны уйлап табучы һәм оештыручы Олег Самойлов әлеге чараның максаты дип төрле ракурсларда төшерелгән Казан Кремле күренешләрен Россия халкына күрсәтүне атый....

Казан Кремле күренешләрен Россия Банкының яңа банкнотларына урнаштыруга тавыш бирү кысаларында 2 август көнне Кремльдә фотокросс үтәчәк. Бу хакта Казан фотография һәм кино ачык мәктәбенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фотокроссны уйлап табучы һәм оештыручы Олег Самойлов әлеге чараның максаты дип төрле ракурсларда төшерелгән Казан Кремле күренешләрен Россия халкына күрсәтүне атый. "Моның өчен бер тарихи объектка "фотоштурм" ясаячакбыз. Теләге булган һәркем Кремльне үзе күргәнчә төшереп, фотолар белән социаль челтәрләрдә бүлешә алачак. Акциянең хэштегы - #200Казань", - ди Олег Самойлов.

Акция бәйге рәвешендә үтәчәк. Иң уңышлы фото авторларын бүләкләр көтә, алар арасында фотокамера, экшн-камера, селфи-таяк бар.

(Алсу Исмәгыйлева әзерләде)

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X