Казан колак какты
Мәскәүгә өч сәгать эчендә барып җитәрбез дип, бик тә сөенгән идек югыйсә. Хыяллар гына тормышка ашмады. Ил Президенты Мәскәү белән Казан арасында тиз йөрешле магистраль төзүне отышлы дип тапмаган.
Кичә мәгълүмат чараларында, шушы вакыйганың дәвамы буларак, тагын бер яңалык пәйда булды. Владимир Путин мондый магистральне Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында булдыруны хуп күргән. Аңлашыла ки, Петербург тимер юл транспорт узелында төрледән-төрле инфраструктура объектлары да пәйда булачак. Дөрес, Мәскәү белән Петербург арасында тиз йөрешле магистраль төзү мәсьәләсе СССР заманыннан бирле каралган. Әмма ниндидер сәбәпләр белән 1998 елда бу проект “туңдырылган“.
Әлеге тәкъдимне “Россия тимер юллары“ җәмгыяте генераль директоры Олег Белозеров белән Петербург губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Беглов керткән. Имеш, пассажирлар арту сәбәпле, тимер юлларда йөрү мөмкинлеген дә арттырырга кирәк икән. Ә кемгә кирәкми инде ул? Шул сәбәпле, комментарий язучылар арасында да бәхәс купты. Беренчедән, Мәскәүдә эш урыннары күп. Ә ике башкала арасында меңнәрчә авыл-бистә-шәһәр бар. Шунда яшәүчеләр эшле булса, икътисади яктан нәтиҗәсе шунда ук күренер иде. Икенчедән, Мәскәү белән Петербург арасында болай да тиз йөрешле поездлар хезмәт күрсәтә бит инде. Ә Казаннан ярты тәүлек барырга кирәк. Хәер, нәтиҗәлелек нинди саннар белән, кем тарафыннан исәпләнгәндер? Монысы безгә караңгы. Әмма һәр инициативаның бары тик акчага гына килеп төртелүе күңелдә өметсезлек уята.
Өметсезлек дигәннән, бөтенләй бетереп атмыйлар үзе. Мәсәлән, ил Президентының матбугат хезмәткәре Дмитрий Песков журналистларга болай дип җавап биргән: “Сез, әлбәттә инде, миннән киләчәктә Мәскәү – Казан юлы булырмы, дип сорарсыз. Бу мәсьәлә ахырынача хәл ителмәгән әле. Бүген аның икътисади яктан ни дәрәҗәдә кирәклеге өйрәнелә“, – дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев