Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан кызы Ләйлә Муругова Малайзиядә матурлык бәйгесендә җиңү яулаган

Ләйлә бәйгедә милли киемдә фотосессиядә дә катнашкан.

Казан кызы Ләйлә Муругова Малайзиядә Куала-Лумпур шәһәрендә “Миссис Миллениум Вселенная-2019” (“Mrs Millenium Universe 2019) бәйгесендә җиңүче булган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Матурлык конкурсына беренче тапкыр 2017 елда Болгариягә барган идем, анда да беренче урынны алдым. Бу юлы тагын көчемне сынап карарга булдым. Мондый бәйгеләрдә катнашу шактый авыр, ул үзенә күрә бер стресс”, - диде Ләйлә. Ул Малайзиядәге бәйгедә бары тик кияүдәге (18 яшьтән алып һәм өлкәнрәк) хатын-кызлар гына катнаша алуын әйтте. Ләйләгә 31 яшь.

"Финалга барлыгы 20 хатын-кыз чыккан иде – Америка, Канада, Австралия, Европа, Азия илләреннән вәкилләр белән көч сынаштым. Мин Татарстан данын якладым. Мин һәрвакыт ничек кенә булса да үзебезнең республиканы танытырга тырышам, бу минем өчен зур мәртәбә", - диде Ләйлә. Сүз уңаеннан, Инстаграмдагы битендә дә Ләйлә #татаркызы хештэгын да куйган.

 

Ул бәйгедә купальникларда, милли киемдә фотосессиягә, күкрәк шешенә каршы көрәшкә багышланган конференцияләрдә, тимбилдингларда катнашу дәрәҗәсенә карап бәя биргәннәрен әйтте. "Хореограф куйган постановкада милли киемдә чыгарга кирәк иде", - диде. Шулай ук, иң яхшы кичке күлмәк, иң матур тән номинацияләрендә дә Ләйләгә тиңнәр табылмаган.

"Шулай ук, онлайн тавыш бирү булды. Мин анда да җиңдем. Татарстан минем өчен тавыш бирде, һәм миңа "Иң популяр королева" титулы бирелде. Бәйгенең финалы алдыннан ярымфиналда конкурсантлар иҗади сәләтләрен күрсәтте. Өч кешене генә иҗади номеры белән финалга сайлап алдылар. Финалда да миңа сәләтемне күрсәтү насыйп булды", - диде.

Ләйлә татар кызы булса да, әлегә татар телен начар белүен әйтте. "Хәзер инде мәктәптә өйрәнгәннәр онытылган, шуңа күрә укытучы белән тел белемемне ныгытырга ниятлим. Татарча җырлар өйрәнәм. Үзем өчен әлегә татар халык җырларын җырлый башладым", - диде. Ул һөнәре буенча архитектор-дизайнер, фатир, йорт интерьерлары ясау белән шөгыльләнә. Ясалган интерьер буенча картиналар да иҗат итүен әйтте. 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев