Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан пенсионеры миллион сумга якын акчасыннан колак каккан

Казанда яшәүче 71 яшьлек карт кырыгалдар корбаны булган. Аны телефон аша алдап, 955 мең сум акчасын үзләштергәннәр. Зыян күрүче сүзләренчә, 11 июльдән 25енә кадәрге аралыкта аңа, үзен генераль прокуратура хезмәткәре буларак таныштырып, билгесез ир-ат шалтырата. Ул пенсионерга интернет аша сатып алган кайбер төр товарларга зур суммада компенсация каралуын җиткерә. Әмма...

Казанда яшәүче 71 яшьлек карт кырыгалдар корбаны булган. Аны телефон аша алдап, 955 мең сум акчасын үзләштергәннәр.

Зыян күрүче сүзләренчә, 11 июльдән 25енә кадәрге аралыкта аңа, үзен генераль прокуратура хезмәткәре буларак таныштырып, билгесез ир-ат шалтырата. Ул пенсионерга интернет аша сатып алган кайбер төр товарларга зур суммада компенсация каралуын җиткерә. Әмма аңа ия булу өчен башта "бераз" акча күчерергә кирәк булуын да искәртә.

Карт аны-моны уйлап тормый - күрсәтелгән банк хисабына гомуми суммасы миллион сумга якын җыелган акчасын күчерә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, шалтыратучы кәрәзле телефон операторларының 8 төрле абонент номерыннан файдаланган. Алар Волгоград, Оренбург, Краснодар һәм Саратовта теркәлгән. Җинаять эше кузгатылган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев