Мондый карарга килү юкка түгел, дип ассызыклыйлар Казанның ЮХИДИ идарәсендә. Бактың исә, 2015 елда башкалада җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны кинәт кенә арткан икән. Әлеге аварияләрнең күбесенең җәяүле юлларында теркәлүе билгеле. Нәтиҗәдә, әлеге төр юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 76 процентка (!) арткан.
Хәер, бу аварияләрдә машина хуҗаларын гына гаепләү дөрес булмас иде. Кызганыч, җәяүлеләр үзләре дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә ашыкмый. Мәсәлән, җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр 2015 елда 4,7 процентка арткан. Җәяүлеләр гаебе белән үлгән кешеләр саны 2014 елда 16 булса, 2015 елда 29 га (!) җиткән.
Әлеге катлаулы вәзгыятьне исәпкә алып, Казан шәһәренең ЮХИДИ идарәсе башкалада "тыныч зоналар" булдыру карарын кабул иткән дә инде. Бу урыннар уку йортлары, хастаханәләр, сәүдә үзәкләре янында булдырылачак. Биредә машина йөртүчеләргә тагын да әкренрәк хәрәкәт итәргә туры киләчәк. Машина тизлеге күп дигәндә сәгатенә 40 километр булырга тиеш.
- "Тыныч зоналар" барлыкка китерүнең максаты - шәһәрдә теркәлә торган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү. Бу бигрәк тә җәяүлеләрнең сәламәтлеген куркыныч астына куймау максатыннан эшләнә, - дип ассызыклый Казан шәһәренең ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Игорь Новиков.
Әлеге махсус зоналарның кайсы участокларда билгеләнәчәге әлегә төгәлләштерелмәгән. Шулай да, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре андый исемлекне төзи башлаган инде. Әлеге документтан күренгәнчә, Вахитов, Идел буе районнарында андый зоналар аеруча күп булачак. Яңа Савин районында исә 12 шундый юл кишәрлеге билгеләнергә тиеш. Биредә махсус юл билгеләреннән тыш, видеокамералар да урнаштырачаклар.
Чикләүләр 20 марттан башлап гамәлгә керер дип фаразлана.
Казан урамнарында “тыныч зоналар”: тизлекне тагын да киметергә!
Тиздән Казан урамнарында махсус "тыныч зона"лар барлыкка киләчәк. Бу - әлеге урыннарда машина хуҗаларына тагын да әкренрәк хәрәкәт итәргә туры киләчәк, дигән сүз. Мондый карарга килү юкка түгел, дип ассызыклыйлар Казанның ЮХИДИ идарәсендә. Бактың исә, 2015 елда башкалада җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны кинәт кенә арткан икән. Әлеге аварияләрнең күбесенең...
Тиздән Казан урамнарында махсус "тыныч зона"лар барлыкка киләчәк. Бу - әлеге урыннарда машина хуҗаларына тагын да әкренрәк хәрәкәт итәргә туры киләчәк, дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев