Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан үзәгендә бер ир үги кызын суеп, үз-үзенә кул салган

Фаҗига 17 февраль көнне Казанның Петербург урамында булган. Узып баручылар күп катлы йорт янында пычак белән кадап үтерелгән 16 яшьлек кыз мәетенә тап була. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, яшүсмернең үлемендә үги әтисе гаепле булырга мөмкин. Фаҗигале хәлгә берничә сәгать кала, кыз әнисенә үги әтисенең үзен көчләве турында әйткән. Әнисе ирне...

Фаҗига 17 февраль көнне Казанның Петербург урамында булган. Узып баручылар күп катлы йорт янында пычак белән кадап үтерелгән 16 яшьлек кыз мәетенә тап була.

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, яшүсмернең үлемендә үги әтисе гаепле булырга мөмкин. Фаҗигале хәлгә берничә сәгать кала, кыз әнисенә үги әтисенең үзен көчләве турында әйткән. Әнисе ирне куып чыгарган. Соңрак ир урамда кызны үтереп, бу хакта хатынына шалтыратып әйтә. Ә үзе гаражлар янына качып, үз-үзенә кул сала.

Хәзер әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау дәвам итә.

Чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев