Теләче Информ

Казан үзәгендәге янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган

Казанның үзәгендә - Островский 57В адресы буенча урнашкан офис бинасында янгын чыгу турында 11:04 сәгатьтә хәбәр ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бинаның чормасында чыккан янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган. Коткаручылар килгәнче мөстәкыйль рәвештә бинада булган 32 кеше дә чыга алган. Янгын катлаулылыгы буенча өченче дәрәҗәгә җиткән, диелә....

Казанның үзәгендә - Островский 57В адресы буенча урнашкан офис бинасында янгын чыгу турында 11:04 сәгатьтә хәбәр ителде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бинаның чормасында чыккан янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган. Коткаручылар килгәнче мөстәкыйль рәвештә бинада булган 32 кеше дә чыга алган.

Янгын катлаулылыгы буенча өченче дәрәҗәгә җиткән, диелә. Аның таралуына чик куелган. Янгын урынында 85 кеше һәм 19 берәмлек техника көч куя. Бинаның җимерелү ихтималы юк, диелә.

intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: