ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын электрҗиһазларын монтажлау кагыйдәләре бозылу аркасында килеп чыккан.
Исегезгә төшерәбез, кичә11:04 сәгатьтә Островский 57 адресы буенча урнашкан бинаның чормасы яна башлады. Янгын 12:43 сәгатьтә камап алынды, 16:58 сәгатьтә тулысынча сүндерелде. Гадәттән тыш хәл белән көрәшергә 85 кеше һәм 19 берәмлек техника җәлеп ителде.