Теләче Информ

Казанда 17 яшьлек кыз лифт белән өзелеп төшкән, бәхеткә, кыз исән калган

Казанның Чистай урамындагы 70 нче йортта яшәүчеләрдән коткаручыларга подъезддагы лифтның өзелеп төшүе турында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Йортка лифтерларны ияртеп, 2 нче коткару отряды хезмәткәрләре килеп җиткән. Лифт бишенче һәм алтынчы катлар эләгеп калган....

Реклама

Казанның Чистай урамындагы 70 нче йортта яшәүчеләрдән коткаручыларга подъезддагы лифтның өзелеп төшүе турында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Йортка лифтерларны ияртеп, 2 нче коткару отряды хезмәткәрләре килеп җиткән.

Лифт бишенче һәм алтынчы катлар эләгеп калган. Лифт кабинасын сигезенче катка күтәреп, лифтерлар ишекне ачкан һәм аның эчендәге 17 яшьлек кызны азат иткән, ул зыян күрмәгән.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: