Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда 27 яшьлек ир-ат йөргән кызына көнләшү аркасында яшь егетне үтергән

20 яшьлек егет мәетен Новаторлар урамындагы чокырдан тапканнар

Казанда 27 яшьлек ир-ат көнләшү аркасында яшь егетне үтергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткерде.

27 яшьлек ир-ат һәм 20 яшьлек егет арасында ызгыш көнләшү аркасында килеп чыккан. Өлкәнрәге кыз белән күптән түгел аерылышкан булган. Әмма ул кызның шушы егет белән очрашуын белеп, егетне аңлашуга чакырган.

Очрашу урыны итеп, кеше аз йөргән Новаторлар урамы янындагы урын сайланган. Сүз белән генә аңлаша алмагач, 27 яшьлек егет пычак чыгарып, 20 яшьлек егетнең эченә кадаган. Анысы алган җәрәхәттән урында ук үлгән. Үлгән егетнең иптәше бу хәлләрне күреп торган һәм ул полиция чакырган.

Полицейскийлар кайнар эздән шикләнелүчене тоткарлаган. 27 яшьлек ир-ат үз гаебен танымаган. Хәзер аны сак астына алу мәсьәләсе карала.

Әлеге факт нигезендә “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев